(1).jpg)
.jpg)
Татарстан Республикасыннан «Беркем дә онытылмады» эзләү отрядлары слетының округ этабында «Легион», «Эзләү сукмагы», «Химик», «Рубеж», «Хәтер китабы», «Коткаручылар» һәм «Карлы десант» эзләү клубларыннан 16 татарстанлы катнашты.
Түбән Новгородта «Беркем дә онытылмады» эзләү отрядларының унберенче округ слеты тәмамланды. Бу инде Түбән Новгород өлкәсендә оештырылган бишенче слет. Быел чара Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 200дән артык катнашучыны җыйды.
«Беркем дә онытылмады» округ слеты нәтиҗәләре буенча 1 урынны Пенза өлкәсе командасы алды, 2 урынны Чуваш Республикасы командасы яулады, 3 урында Түбән Новгород өлкәсе егетләре. Өч көн дәвамында эзләү отрядлары топография, җирлектә ориентлашу, архивлар белән эшләү, кыр һәм эзләү эшләрен документлаштыру өлкәсендәге белемнәрен һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр. Слетта катнашучылар хәрби-тарихи һәм эзләү викториналарында, мастер-классларда катнаштылар.