
Россиядә беренче мәртәбә яшьләрне тарихи агарту өлкәсендә Бөтенроссия премиясе узачак. Проект тарихны өйрәтүнең иң яхшы ысулларына ярдәм итүгә һәм аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Максат – балаларны һәм яшүсмерләрне Россиянең тарихи мирасын актив өйрәнүгә һәм саклауга новаторлык алымнарын хуплау һәм җәлеп итү.
«Тарих тавышы» премиясе яшь буын өчен тарихны өйрәнүне кызыклы һәм мавыктыргыч итә торган проектларны һәм инициативаларны берләштерүгә юнәлдерелгән. Без премиядә катнашырга яшь лидерлар һәм тикшеренүчеләрне генә түгел, музейлар, тарихи проектлар һәм тиҗәрәт булмаган оешмалар вәкилләрен дә чакырабыз. Премиядә катнашу танылу, яңа танышулар, фикердәшләр һәм хакимият вәкилләре ягыннан ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде «Ватан Геройлары» тиҗәрәт булмаган автоном оешма генераль директоры, премиянең оештыру комитеты сәркатибе Владислав Андреевич Курбатов.
Премия үз эченә Ватан тарихын популярлаштыруның, патриотик тәрбия бирүнең, тарихи дөреслекне саклау һәм яклауның төрле юнәлешләрен берләштергән ун номинацияне ала.
Проектта 12 яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары, юридик затлар һәм авторлар коллективлары катнаша ала. «Россия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты» номинациясендә катнашуга чит дәүләтләрнең физик һәм юридик затлары чакырыла.
Премиядә катнашуга гаризаларны Эксперт советы бәяләячәк. Аның исемлегенә тарихчылар, педагоглар, патриотик тәрбия өлкәсендә балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, җәмәгатьчелек фикере лидерлары һәм яшьләр бергәлеге вәкилләре керә.
Лауреатлар танылу, кыйммәтле бүләкләр, партнерларының ярдәмен һәм Мәскәүдә танылган тарихчылар һәм дәүләт эшлеклеләре белән очрашу тантанасында катнашу мөмкинлеге алачак.
Премиядә катнашу өчен гаризаны 1 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Җиңүчеләрнең исемнәре 2025 елның ноябрь ахырына планлаштырылган тантаналы чарада игълан ителәчәк.
Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча оештырылган. Оештыру җыелышы 2022 елның 20 июлендә узды. Хәрәкәтнең эшчәнлеге һәрьяклап үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыруга, балаларга һөнәри юнәлеш бирү, шулай ук аларның ялын оештыруга юнәлдерелгән. Хәрәкәткә алты яшьтән керергә мөмкин. Катнашучылар башлангыч гомуми, төп гомуми, урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы балигъ булмаганнар булырга мөмкин.