«КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР» МУНИЦИПАЛЬ ЭСТАФЕТАСЫ

2025 елның 10 октябре, җомга

Алабугада “Күңелле стартлар” муниципаль эстафетасы старт алды, ул шәһәрнең барлык мәктәпләрендә укучы балаларны берләштерәчәк. Уку елы дәвамында алар төрле спорт дисциплиналарында ярышачаклар.

Программада беренче булып җиңел атлетика буенча ярышлар булды. Яшь алабугалылар үзләренең тизлекләрен, чыдамлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

“ Спорт аша яшь буында җиңүчеләр тәрбиялибез”,–  дип билгеләп үтте ТГ каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International