АЛАБУГА ӨЧЕН ЯҢА ИДЕЯЛӘР

2025 елның 14 октябре, сишәмбе

“Барс” яшьләр үзәгендә Алабуга шәһәр Советы депутатларының шәһәр активистлары белән мөһим һәм илһамландыргыч очрашуы узды. Чараның темасы –Гражданнарның активлыгы - Алабуга үсешенең нигезе: депутатлар һәм активистлар — бердәм команда.  Әлеге очрашу диалог, фикер алышу һәм хакимият вәкилләре белән яшьләр арасында ныклы элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мәйданчык булды. Чара барышында депутатлар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне үстерүгә юнәлдерелгән планнары һәм инициативалары белән уртаклаштылар.

Чарада мәртәбәле кунаклар — шәһәр Советы депутатлары Шайморатов Илшат Габделхәй улы, Абдуллина Аделя Илдус кызы, Галиев Илдар Нахип улы һәм Ковальчук Эдуард Эльшат улы катнашты. Бу депутатлар шәһәр Советының иң тәҗрибәле һәм актив вәкилләре булып тора, алар һәрвакыт яшьләрнең инициативаларын хуплыйлар һәм гражданлык җаваплылыгы,  патриотлык үрнәге күрсәтәләр.

Модератор булып Яшь Гвардиянең Алабуга бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников чыгыш ясады.

Мондый очрашулар хакимият һәм гражданнар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә, яшьләрне шәһәр тормышында катнашырга этәрә, яңа идеяләргә һәм проектларга рухландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International