Пассажир заказы теләсә нинди элемтә чараларын кулланып, шулай ук пассажир йөртүче булган урын буенча кабул ителә. Ташучы пассажирның үтәлергә тиешле йөкләмәсен теркәү журналында теркәргә тиеш, ул кәгазьдә яисә электрон рәвештә алып барыла. Моннан тыш, ташучы заказ үзенчәлекләрен, шул исәптән бәясен, ташуга өстәмә таләпләрне һәм килүнең фаразланган вакытын хәбәр итәргә тиеш. Такси машинасы килгәч, ташучы заказ бирүчегә машинаның номерын һәм маркасын, шулай ук йөртүче турында мәгълүматны хәбәр итә.
Җиңел такси транспорт чарасы түбәсенә урнаштырыла торган кызгылт сары төстәге танып белү фонаре белән җиһазландырыла. Кузовка шахмат тәртибендә шакмаклардан төсле график схема ясала. Җиңел таксиның алгы панелендә йөртүчедән уң якта ташучы һәм тариф турында мәгълүмат урнаштырыла.
Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу маршруты пассажир тарафыннан билгеләнә. Әгәр маршрут кулланучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, җиңел такси йөртүче иң кыска юлдан яки ташуга иң аз вакыт сарыф иткән юлдан йөрергә тиеш.