"ӘТИ - ГАИЛӘ ТЕРӘГЕ"

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Елдан-ел Әтиләр көне популярлаша бара. Быел ул 19 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн рәсми рәвештә РФ Президентының 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә аталыкның әһәмиятен арттыру» өчен гамәлгә куелган.

Бу бәйрәмгә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Әти – гаилә терәге» дигән интерактив күргәзмә әзерләгәннәр. Күргәзмәдә рус әдәбиятының матур әсәрләре тәкъдим ителгән, аларда әти образы зур роль уйный. Теге яки бу дәрәҗәдә әти китаптагы төп геройның характерына яки язмышына йогынты ясый яки үзе дә анда үзәк персонаж булып тора.

Әти - һәркемнең тормышында төп ир-ат, гаилә таянычы һәм яклаучы. Әти гаиләсен саклый, аның турында кайгырта, ул әнинең тугры һәм ышанычлы ярдәмчесе. Һәм әлбәттә инде, әтиләр – яхшы күңелле, көчле, акыллы һәм оста кешеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International