АЛАБУГАДА РОССИЯНЕҢ ИҢ КӨЧЛЕ ТХЭКВОНДО СПОРТЧЫЛАРЫ ҖЫЕЛАЧАК

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

22-29 октябрьдә Җиңел атлетика манежы аренасында тхэквондо буенча Россия Кубогы һәм команда чемпионаты узачак.  Ярышлар сәг. 9.00 дән 19.00 гә кадәр барачак.

22-25 октябрьдә – тхэквондо буенча Россия Кубогы

27-29 октябрьдә – тхэквондо буенча Россиянең команда чемпионаты

Татамида илнең 30 төбәгеннән 350дән артык иң көчле спортчы чыгыш ясаячак. Татарстаннан 24 атлет ярыша. Тантаналы ачылу 22 октябрьдә 12.00 сәгатьтә.

22-29 октябрь, Алабуга шәһ., Таҗи Гыйззәт ур., 27а.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International