Россия почтасы кәгазьдәге кебек үк юридик көчкә ия булган электрон заказлы хатларга тиз җавап бирүнең уңайлы функциясен өстәде. Керүче электрон заказ хатларына тиз арада https://zakaznoe.pochta.ru сайтындагы шәхси кабинетта җавап бирергә мөмкин. Моның өчен «җавап бирергә» дигән төймәгә басу да җитә: система автомат рәвештә алучының адресын тутырачак, кирәкле файлларны беркетеп, түләү ясарга һәм хат җибәрергә генә калачак. Шәхси кабинетта хатка җавап җибәрелгән хатның номерын чагылдырган махсус мәгълүмати билге каралган.