




Алабугалылар кунакта 5:2 исәбе белән «Алга Групп-Хезмәт резервлары» командасын җиңеп, рәсми рәвештә 2025 елгы ТР Чемпионаты җиңүчеләре булдылар. 22 тур нәтиҗәләре буенча «Алабуга» 52 очко җыйды һәм төп трофейны яулады. Бу сезонда команда «алтын дубль» яулап, уникаль казанышка иреште — Чемпионатта да, Татарстан Кубогында да җиңү яулады.
«Алтын дубль» безнеке! «Алабуга» командасын һәм тренерны сезонны искиткеч тәмамлаулары – ТР Чемпионатында һәм ТР Кубогында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм!» - дип билгеләп үтте үзенең ТГ каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.