
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган конкурс инде якты һәм кабатланмас вакыйгалар чыганагына әверелде. Быел җәй республика халкы инициативасы белән 291 чара уздырылды.
Катнашуга гаризалар бүген, 20 октябрьдә, кабул ителә башлый. Гомуми приз фонды 40 миллион сум тәшкил итәчәк.
Мөһим яңалык: хәзер бәйрәмне ишегалдында гына түгел, шәһәр яки саланың җәмәгать киңлекләрендә дә оештырырга мөмкин булачак. Тулырак куршефест.рф. сайтында. Бу кышны күңеллерәк итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!