
10 нчы күппрофильле лицей командасы Алабуга районын беренче ярдәм күрсәтү буенча республика чемпионатында катнашып, яхшы нәтиҗә күрсәтте! Балалар ышанычлы теоретик белемнәрен генә түгел, ә кемнеңдер гомерен саклап кала алырлык автоматизмга кадәр җиткерелгән гамәли күнекмәләрен дә күрсәттеләр.
Беренче ярдәм – алгоритм гына түгел, ул вәзгыятьне тиз арада бәяләү, дөрес карар кабул итү һәм бердәм эш итү сәләте. Команда иң катлаулы хәлләргә әзер булуын күрсәтте. Һәр катнашучыга тырышлыгы, җиңүгә омтылышлары һәм мөһим осталыклары өчен рәхмәт белдерәбез!
Алга яңа җиңүләргә!