АЛАБУГА ХӘРБИЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Алабугада Татарстанның «Тимер» батальоны хәрбиләренә ярдәм акциясе узды. Шәһәрнең яшь гвардиячеләре битараф булмаган халык белән берлектә акча җыйдылар һәм сугышчыларга ике заманча 3D-принтер һәм Россия Федерациясенең милли флагларын тапшырдылар. 3D-остаханә хәрбиләргә кирәкле детальләрне – мина корпусларыннан һәм койрыкчыларыннан алып пилотсыз очу аппаратлары өчен запас частьләргә кадәр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Мөһим компонентларны тиз вакыт эчендә җитештерү мөмкинлеге алгы сыкта тизлекне һәм нәтиҗәлекне сизелерлек итеп арттыра.

"Волонтерлар тырышлыгы һәм җирле халыкның ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә без булган җиһазларны ремонтлап кына калмыйча, урында ук яңа компонентлар да булдыра алабыз," - дип хәбәр иттеләр "Тимер" батальоны вәкилләре. - Бу ярдәм аеруча кыйммәтле, чөнки безгә мөстәкыйль булырга һәм сугыш хәрәкәтләренең үзгәрә торган шартларына тизрәк җайлашырга мөмкинлек бирә."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International