КӨЗГЕ ЧОРДА АЛАБУГАДА 1 МЕҢНӘН АРТЫК ЯҢА АГАЧ ҺӘМ КУАК УТЫРТЫЛАЧАК

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Көзге чорда Алабуга урамнары, проспектлары һәм паркларында яшь агачлар утыртыла. Бу сезонда 1073 агач, куак һәм күпьеллык чәчәк утырту планлаштырыла. Мисал өчен, Олы Покров, Спас, Говоров, Казан, Яр буе һәм Гассар урамнарына юкәләр утыртылды. Тарихи өлештә быел барлыгы 59 яшь  агач барлыкка килде.

Быел көз Нефтьчеләр проспектында 90 юкә пәйда булды. Эшләр башка урамнарда да бара. Мәрҗани урамында алабугалыларны 15 яңа юкә сөендерә.

Царицыно мәхәлләсендә корыган агачлар урынына 220 пирамидалы тирәк утыртылды.

Ипподром янындагы территория дә игътибарсыз калмады, анда 50 пирамидаль тирәк утырттылар. Нечаев урамында 70 миләш, 4 нче микрорайон боҗрасыннан Нечаев урамына таба юлда тагын 30 пирамидалы тирәк пәйда булды.

Шулай ук зур проект Александров паркында да җәелдерелә. Анда 300 чыршы һәм 300 миләш утыртыла, алар булачак аллеялар өчен нигез булачак.

"Агач утырту белән берлектә ике ландшафт композициясе булдыру буенча да эшләр башкарылды. Әгәр көннәр җылы торса, Тынычлык проспектында да шундый эшләр башкарылачак: яңа миләшләр һәм ике декоратив композиция барлыкка киләчәк", - дип вәгъдә итәләр район башкарма комитетында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдәге һәр яңа агач – Алабуганың экологиясен яхшырта һәм аны матурлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International