КФУның АЛАБУГА ИНСТИТУТЫ СТУДЕНТЛАРЫ КЫТАЙНЫ ЯУЛЫЙ!

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Академик аралашу яңа дәрәҗәгә чыга! Чит телләр бүлеге студентлары төркеме Ланьчжоу шәһәренең Төньяк-көнбатыш педагогика университетына семестр укуына китте. Алар тел мохитенә һәм мәдәнияткә тулысынча чумдылар. Кытай телен тирәнтен өйрәнүдән тыш, шәкертләр ушу  сугышчан сәнгатен, традицион каллиграфия нечкәлекләрен үзләштерәләр һәм милли бәйрәмнәрдә катнашалар.

"Кампус– менә дигән, дәресләр бик кызыклы, ә мәдәният — искиткеч бай!"- дип хис-кичерешләре белән уртаклашалар безнең студентлар. Моның белән берьюлы институтның тагын өч укучысы Цзясин университетында стажировка уза. Ә инде ноябрьдә җавап визиты көтәбез. Кытай студентлары төркеме Алабугага укырга киләчәк! Академик алмашу программасы институтыбыз студентлары өчен яңа офыклар ачып һәм халыкара элемтәләрне ныгытып, көчәя бара. Әлеге белем бирү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының талантларны ачуга, яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруга һәм җаваплы, югары әхлаклы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International