.jpg)
Алабуганың Советлар Союзы Герое Леонид Говоров исемендәге 2 нче мәктәбендә укучыларны ашатуда заманча технологияләр буенча мастер-класс узды. Пешекчеләр һәм мәктәп ашханәләре мөдирләре пар конвектоматларында укучылар өчен ризык әзерләүне үзләштерделәр.
Дәресне «АБК-Пэймент» компаниясеннән Алабуга һәм Алабуга районы буенча кураторы Фәридә Галиуллина үткәрде. Бу оешма Татарстанның берничә шәһәрендә мәктәп туклануы оештыра. Чарада 2 нче гимназия, 2 нче, 3 нче, 8 нче мәктәпләр һәм инженер-технологик лицей вәкилләре катнашты.
Мастер-класс барышында пешекчеләр пар конвектоматында пылау, кыздырылган ризык һәм наггетс әзерләргә өйрәнделәр. Шулай ук яңа җиһазлар белән эшләү нечкәлекләре, актуаль мәктәп менюсы һәм продуктлар китерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев бүлеп биргән акчага шәһәр мәктәпләре өчен 8 яңа пар конвектоматы сатып алынган. Бу җиһаз төрле ризыклар әзерләү өчен менә дигән шартлар тудыра: продуктларның туклыклылыгын саклый һәм ашханә хезмәткәрләренең эшен шактый җиңеләйтә.
Бу эшчәнлек «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» юнәлеше максатларына һәм бурычларына туры килә, ул хезмәткәрләргә хезмәтне сыйфатлы җиңеләйтү һәм гражданнарны өстәмә рәвештә хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү исәбенә хезмәт базарында белгечләр кытлыгын киметүгә ярдәм итә.