
22 октябрьдә «Чемпион» физкультура һәм сәламәтләндерү үзәгендә Алабуга муниципаль районының спорт мәктәпләре хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды. Чара Алабуга шәһәре һәм районы авыл җирлекләре хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең җәйге этабы кысаларында оештырылды.
Алабуга районының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» тестлаштыру үзәге шәһәр һәм районның хезмәт коллективларын ГТО нормативларын тапшыруда катнашырга, физик әзерлекләрен һәм көчләрен күрсәтергә чакыра.
Тест узу өчен ГТО сайтында теркәлергә һәм тест узуга гариза тутырырга кирәк. Телефон: 3-06-72