


Кыш таулар артында түгел! Коммуналь хезмәтләр районыбыз урамнары буйлап имин һәм уңайлы хәрәкәт итүне тәэмин итү өчен актив әзерлек алып бара. Бүген кышка әзерлек кысаларында техниканы планлы карау төгәлләнде. Барлыгы 26 берәмлек кар җыю техникасы исәпләнә.
Кышкы юлларны эшкәртү өчен 1000 тонна ком әзерләнгән инде. Шулай ук 200 тоннадан артык реагент һәм 200 тонна тоз сатып алу планлаштырыла.
Барлык хезмәткәрләр куркынычсызлык техникасы һәм кышкы шартларда эшләү үзенчәлекләре буенча инструктаж үттеләр.
Урамнарны кардан чистарту ничек оештырылачак?
Коммуналь хезмәтләр беренче чиратта төп магистральләрне кардан чистарталар һәм бозлавыкка каршы реагентлар белән эшкәртәләр, шуннан соң икенче дәрәҗәдәге урамнарны җыештыруга күчәләр. Мәктәп маршрутларына, балалар бакчаларына, хастаханәләргә һәм сырхауханәләргә керү юлларына аерым игътибар бирелә.
Алабугалылардан түбәндәге кагыйдәләрне үтәүләрен үтенәбез:
- автомобильләрне юл кырыенда һәм ишегалларында калдырмагыз- бу кар җыю техникасы эшенә комачаулый
-юлларда һәм тротуарларда, бигрәк тә бозлавык вакытында, игътибарлы һәм сак булыгыз.
- Әгәр сез юлның яисә тротуарның җыештырылмаган участогын тапсагыз, безгә хәбәр итегез!
Кая мөрәҗәгать итәргә?
- Урамнарны җыештыруга бәйле барлык мәсьәләләр буенча: «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» ҖЧҖ телефоны буенча: +7 (85557) 9-90-91.
- Ишегалларын җыештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен үзегезнең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез (телефоннар квитанцияләрдә күрсәтелгән).