КӨЧ- ХЕЗМӘТТӘШЛЕКТӘ!

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

23 октябрьдә Алабуга политехника көллиятендә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм Алабуга муниципаль районының һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында килешүгә кул кую тантанасы узды.

         Алабуга политехника көллиятенең 1-2 курс студентлары алдында ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы җитәкчесе Шиһабетдинов Руслан Айдар улы, шулай ук Алабуга муниципаль районы депутаты, социаль мәсьәләләр буенча депутат комиссиясе рәисе, «Алабуга политехника көллияте» ДАҺБУ директоры Соколова Светлана Вильевна чыгыш ясадылар. Алар яшьләрнең игътибарын илнең иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуга юнәлтте.

         Үзара хезмәттәшлек турындагы документны җылы һәм дустанә шартларда Алабуга муниципаль районы депутаты Шиһабетдинов Р. А., Соколова С. В., «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» ДАҺБУ директоры Рыбакова Л. Н. һәм «Алабуга медицина көллияте» ДАҺБУ директоры Н. А. Ушакова имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International