"МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘДӘНИЯТ " АКЦИЯСЕ

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

«Мәдәни марафон 2025: классик әдәбият балалар күзлегеннән» Бөтенроссия акциясе старт ала. Акция «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында алтынчы мәртәбә оештырылды һәм быел 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр узачак.

Гаризаны «Мәдәни марафон» ның рәсми сайтында бирергә була. Шулай ук акция турында тулырак мәгълүмат   «Культурадляшкольников. РФ» порталында урнаштырылган.

Аның төп бурычлары:

- китап укуны популярлаштыру

- балаларны мәктәп әдәбиятын өйрәнүгә җәлеп итү

- төрле форматлар (электрон китаплар, аудиокитаплар) аша уку мөмкинлеген арттыру.

Махсус акция өчен экспертлар бай эчтәлекле программа төзеде, ул үз эченә ала:

- танылган әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләрдән танып белү лекцияләре

- тәҗрибәле иллюстраторлардан мавыктыргыч мастер-класслар

- балалар өчен тышлык дизайны булдыру буенча иҗади ярыш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International