
Хәзер Татарстан почта бүлекчәләрендә посылкалар алу өчен Интернетка керү яки үзең белән паспорт алу кирәкми. Россия почтасы мобиль кушымтаны яңартты, офлайн-режимда QR-код генерацияләү мөмкинлеген өстәде.
Офлайн-режимда QR-код булдыру гади һәм уңайлы. Барыннан да элек, Россия Почтасының мобиль кушымтасы иң яңа версиягә кадәр яңартылган булуына инанырга кирәк. Аннары кушымтаны ачу һәм QR-кодны рәсмиләштерү битенә күчү таләп ителә. Шуннан соң «QR-код күрсәтергә» төймәсенә басарга һәм аны тиз сканерлау өчен почта бүлеге хезмәткәренә күрсәтергә.
Әлеге хезмәтнең төп өстенлекләрнең берсе — интернетка тоташу кирәклеге булмау. QR-код, челтәр каплавы сыйфатына бәйсез рәвештә, кушымтаның үзендә барлыкка килә. Посылка алу өчен үзең белән паспорт алырга кирәк түгел, моның урынына QR-кодны күрсәтү дә җитә.