

3 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Быел акция кысаларындагы чаралар Халыклар бердәмлеге көненә багышлана һәм «Мәдәниятләр бердәмлегендә – халык көче» девизы астында узачак. Музей-тыюлыгының ике мәйданчыгында экскурсияләр, концертлар, уеннар һәм мастер-класслар оештырылачак. Күргәзмәләр залы һәм Заманча этносәнгать музеенда.
Тулырак мәгълүмат телефоннар буенча:
8 (85557) 7-89-38 - Күргәзмәләр залы
8 (85557) 7-89-89 - Заманча этносәнгать музее.