«Август-Алабуга» заводында 2024/2025 елгы җитештерү сезонына йомгак ясалды һәм аның алга таба үсеш юнәлешләрен билгеләделәр. Әйтик, 2024 елның сентябреннән 2025 елның августына кадәрге чорда усемлекләр саклау чаралары алдагы сезонга караганда 29,1% ка күбрәк чыгарылган: 28,8 млн литр һәм 22,3 млн литр әзер продукция.
Заводның баш технологы Сергей Клубович билгеләп үткәнчә, монда җитештерү процессларын камилләштерү, аерым алганда, су эремәсе рәвешендә «Торнадо 540» һәм «Суховей» гербицидларын чыгарганда мөһим роль уйнаган. Гамәлгә кертелгән яхшыртулар препаратларны әзерләү вакытын, аларның сыйфатына зыян китермичә, сизелерлек кыскартырга ярдәм иткән. Май аенда, шул исәптән әлеге эре тонналы гербицидларны җитештерү хисабына, 3,64 млн литр күләмендә продукция җитештерелгән.