

Алабуга мәгариф учреждениеләре икенчел чималны аерым җыюны популярлаштыру буенча республика конкурсында җиңде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Әлмәттә узды.
"Пластик җыю буенча мәктәп - лидер" номинациясендә түбәндәгеләр җиңде: 1 урын – 10 нчы күппрофильле лицей, 2 урын – 1 нче гимназия- милли белем бирү үзәге, 3 урын – "Адымнар-Алабуга "полилингваль белем бирү комплексы. "Пластик җыю буенча класс - лидер" номинациясендә призлы урыннарны 10 нчы күппрофильле лицейнең 5 "Г", 4 "А" һәм 6 "Т" сыйныфлары алды.
"Укучы - пластик җыю буенча лидер" номинациясендә Тешбаева Мелиса (1 урын), Әхмәтҗанов Камил (2 урын), Гомәрова Эвелина (3 урын) җиңүчеләр булдылар. Котлыйбыз!