Иртәгә, 29 октябрьдә, Росреестрның ТР буенча идарәсе җир кишәрлекләре хуҗалары өчен чираттагы кайнар телефон линиясе үткәрәчәк, бу 2025 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең торак пунктлар җирләренә караган җир кишәрлекләрен, бакча һәм яшелчә кишәрлекләрен кулланмау билгеләрен ачыклый торган карарына бәйле.
Милекчеләр кайнар линиягә шалтыратып, җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеген, мөмкин булган хокук бозуларны вакытында бетерү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген белә алалар.
Сорауларыгызны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белешергә мөмкин.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!