2025 елның октябрендә элеккеге шахтерлар һәм очучылар арасыннан пенсионерлар пенсияләренә өстәмә акчалар алган. Бу категория пенсионерларга Россиянең социаль фонды ай саен гадәти иминият пенсиясенә өстәмә түләүләр түли. Ул зарарлы, куркыныч, киеренке һәм авыр хезмәт шартлары өчен түләнә һәм тиешле федераль законнар нигезендә билгеләнә. Өстәмә түләү эш бирүчеләр ай саен социаль фондка күчерә торган өстәмә кертемнәрдән туплана һәм ташламалы вазыйфалардан пенсиягә чыккан гражданнарга билгеләнә. Очучылар өчен – ул пилот яки бортмеханик, ә күмерчеләр өчен- тау эшчесе, тау коткаручысы, шахта төзелешендә мәшгуль эшче һәм тиешле һөнәр исемлекләрендә каралган башкалар.
Өстәмә түләү күләме һәр очракта шәхси исәпләнә. Стажны, шәхси хезмәт хакын һәм ил буенча уртача хезмәт хакын исәпкә алалар. Шахтерның күмер һәм сланец чыгару буенча җир асты һәм ачык тау эшләрендә стажы 25 ел булырга тиеш (әйдәп баручы һөнәрләрдә 20 ел), очучыларга өстәмә түләү өчен 25 ел хезмәт итәргә кирәк (хатын-кызларга 20 ел). Шул ук вакытта өстәмә түләүне пенсия билгеләнгәннән һәм эштән киткәннән соң гына түли башлыйлар: шахтер яки очучы эшләгәндә ул исәпләнми.