
2024 елның 4 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Көмеш гасыр китапханәсендә 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көненә Россия дәүләт бәйрәменә багышланган "Бердәмлектә һәм килешүдә" китап күргәзмәсе эшләячәк.
Күргәзмәнең нигезен Россия халыкларының тарихы һәм мәдәнияте буенча китаплар тәшкил итәчәк. Алабуга музей-тыюлыгының Көмеш гасыр китапханәсе барлык теләүчеләрне Казан урамы, 59 адресы буенча көтә. Керү ирекле.