ТАТАРСТАНДА АВТОСЕРВИСЛАРГА ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

2019-2025 елларга Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерү буенча «Юл картасы» нигезендә Инвестицион үсеш агентлыгы автотранспорт чараларын ремонтлау эшчәнлеген оештыру өлкәсендә көндәшлек мохитен үстерүгә юнәлдерелгән ярдәм чаралары комплексын тәкъдим итә.

Ярдәмнең төп чараларына түбәндәгеләр керә:

- консультация ярдәме -автотранспорт чараларын ремонтлау өлкәсендә бизнес ачу һәм алып бару мәсьәләләре, шулай ук рөхсәт документларын алу мәсьәләләре буенча консультацияләр уздыру

- мәгълүмати ярдәм — законнарның гамәлдәге таләпләре, укыту программалары һәм сату базарлары турында актуаль мәгълүмат бирү.

Ярдәмнең финанс чаралары:

- бизнесны үстерүгә кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү, җиһазлар сатып алу өчен ташламалы лизинг продуктлары бирү, махсуслаштырылган программалар аша инвестицияләр җәлеп итү

- инфраструктура өлешендә ярдәм- җир кишәрлекләрен, җитештерү биналарын сайлауда ярдәм итү, индустриаль парклар һәм технопарклар төзү программаларында катнашу

- күргәзмә һәм өйрәтү чараларында катнашуны оештыру, шулай ук эчке һәм тышкы базарларда хезмәт күрсәтүләрне алга җибәрүдә ярдәм итү.

Әлеге чаралар кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең төбәк институтлары, шулай ук профильле иҗтимагый берләшмәләр һәм ассоциацияләр белән үзара хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International