
Алабуга үзәк район хастаханәсе үз сафларын ныгыта. 2025 елда Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре рәтенә төрле белгечлекләр буенча берьюлы 15 табиб өстәлде: инфекционист, неврологлар, участок терапевтлары, эпидемиологлар, педиатрлар, УЗИ диагностикасы табибы, акушер-гинеколог, участок психиатры һәм эндокринолог. Бу белгечләрнең һәркайсы – шәһәр һәм район өчен кыйммәтле табыш, алар алабугалыларның сәламәтлеген кайгыртырга әзер белгечләр.
Һәм бүген без күптән көтелгән инфекционист Валентина Юрьевна Киселеваны тәкъдир итәбез, ул үз вазифаларына быел сентябрь аенда кереште. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Валентина Юрьевна тумышы белән Түбән Камадан, "Дәвалау эше" юнәлеше буенча Ижау дәүләт медицина академиясен, аннары Казан дәүләт медицина академиясендә ординатура тәмамлаган.
Йогышлы авыруларны дәвалауны табиб очраклы сайламаган. Аның сүзләренчә, медицинаның бу өлкәсе инфекцияләрнең төрлелеге белән кызыклы. Шулай ук табиб инфекция белгечлеге җәмәгать сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия, дип саный. Ул йогышлы авыруларны профилактикалау һәм контрольдә тоту халыкның сәламәтлеген саклауда һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда төп роль уйный, дип ышана. Валентина Юрьевнага инфекционист эшенең аерым пациентларның гына түгел, ә бөтен бергәлекләрнең сәламәтлегенә йогынты ясарга, вакцинация, санитария агарту һәм хастаханә эчендәге инфекцияләр белән көрәш программаларында катнашырга мөмкинлек бирүе ошый.
Валентина Киселевага уңышлар һәм рәхмәтле пациентлар телибез! Командага рәхим итегез!
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында "Дәвамлы һәм актив тормыш" милли проектының "Медицина кадрлары" программасы тормышка ашырыла.