АЛАБУГАДА “АТАКЛЫ РОССИЯ НЕМЕЦЛАРЫ " ПЛАКАТ КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛАЧАК

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрьдән Көмеш гасыр китапханәсенең Камин залында халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Атаклы Россия немецлары» плакат күргәзмәсе ачыла. Россия халыкларының берсе буларак танылган немецлар турында сөйләүче күргәзмә проекты Татарстан Республикасы немец мәдәнияте үзәге ярдәмендә Алабуга музей-тыюлыгының «STAMMTISCHKLUB» немец телен яратучылар клубы тарафыннан оештырылган. 16 плакаттан торган серия фәнне һәм спортны үстерүгә, илебезнең рәсем сәнгате, әдәбияты, музыкасы, театр һәм кино тарихына зур өлеш керткән Алман җирләреннән Россиягә күчеп килүчеләрнең нәсел варислары турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International