
Барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм — Халыклар бердәмлеге көне – якынлаша. Ул Россиянең көче биредә яшәүче барлык халыкларның дуслыкта һәм үзара аңлашып яшәвендә икәнлеген искә төшерә. Без игътибарга аеруча мохтаҗ кешеләр өчен бәйрәм кәефе тудырырга телибез!
Шәһәр Мәдәният сарае картлар һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүчеләр өчен "Халыклар күп — Ватан бер! " дигән концерт оештыра.
Концерт программасында Россиянең төрле халыклары биюләре, җырлары һәм музыкасы яңгыраячак.