Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгына керүче Куйбышев сусаклагычында (Мишә елгасы) бер гражданин моторлы көймә һәм балык тоту өчен тыелган кораллар кулланып, законсыз рәвештә балык тоткан, нәтиҗәдә су биологик ресурсларына зыян килгән.
Прокурор тикшерүе материаллары буенча тикшерү органы тарафыннан РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе 1 өлешенең «б», «г» пунктлары (су биологик ресурсларын законсыз чыгару) буенча җинаять эше кузгатылган.