ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ ҖИР КИШӘРЛЕГЕННӘН ФАЙДАЛАНМАГАН ОЧРАКТА ҖАВАПЛЫЛЫККА ТАРТАЧАКЛАРМЫ ИКӘНЛЕГЕН АҢЛАТТЫ

2025 елның 31 октябре, җомга

 

- Минем һәм балаларымның, аларның берсе балигъ түгел, икенчесе студент, үз милкемдә шәхси торак йорт төзү өчен җир кишәрлеге бар.  Бүгенге көндә йорт төзелешенә акча юк. Участоктан файдаланмау сәбәпле, безгә карата нинди чаралар күреләчәк?

- Җир кишәрлекләреннән файдаланмау белән бәйле хокук бозуларны ачыклау профилактик чаралар кысаларында үткәреләчәк. Аларның нәтиҗәләре буенча җир законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү игълан ителә. Җир законнары таләпләрен бозу билгеләрен бетерү буенча нинди дә булса чаралар күрелмәгән очракта, тикшерү үткәреләчәк һәм, хокук бозуларны бетерү өчен аерым вакытлар күрсәтеп, үтәлүе мәҗбүри булган күрсәтмә биреләчәк.

Шуны аңлау мөһим: административ җәза билгеләгәндә кылынган хокук бозуның үзенчәлеге, гаепле кешенең шәхесе, аның мөлкәти хәле, җаваплылыкны йомшарта торган һәм, киресенчә, авырайта торган хәлләр исәпкә алына. Хокук бозу беренче тапкыр ачыкланганда штраф билгеләнми, җәза кисәтү белән генә чикләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кеше җир кишәрлеген вакытында үзләштермәсә дә, бу аны тартып алу өчен автомат рәвештә нигез булмаячак. Файдаланмау билгеләре ачыкланачак, кишәрлекләрнең хокук ияләре билгеләнгән тәртиптә хокук бозуларны бетерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International