ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫН ПРОФИЛАКТИКАЛАУ: СЕЗНЕҢ КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫКНЫ САКЛАУ!

2025 елның 31 октябре, җомга

Янгыннар – җимергеч стихия генә түгел, ә тормыш һәм сәламәтлек өчен җитди куркыныч та. Ел саен меңләгән кеше ут корбаны була, һәм саклык чаралары гына үтәлсә, бу фаҗигаләрнең күбесен булдырмаска мөмкин булыр иде.

Әйдәгез бергәләп безнең йортта һәм эш урынында куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә икәнен тикшерик.

 Электр куркынычсызлыгы:

- даими тикшерүләр уздыру

- розеткаларга артык күп җиһазлар кушмагыз.

Ачык ут кулланганда куркынычсызлык:

 -тәмәке тарту. Әгәр сез тәмәке тартасыз икән, моны махсус билгеләнгән урыннарда гына эшләгез.

- аш бүлмәсе. Ризык әзерләгәндә игътибарлы булыгыз.

Җиңел һәм тиз кабынучан материалларны саклау:

-җиңел кабынучан барлык матдәләр җылылык чыганакларыннан еракта ябык контейнерларда сакланырга тиеш

-мондый әйберләрне балконнарда сакламагыз. 

Төтен хәбәрчеләрен урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү.

-төтен хәбәрчеләрен (дымовые извещатели) һәр бүлмәгә урнаштырыгыз һәм аларның эшчәнлеген даими тикшерегез. 

Эвакуация планы. Янгын очрагына эвакуацияләү планын төзегез һәм аның турында гаилә әгъзалары белән фикер алышыгыз.

Җылыту системалары.

-артык җылынудан һәм янгын чыгудан саклану өчен җылыту системаларын даими тикшерегез һәм аларга хезмәт күрсәтегез. Газ җиһазларын профилактик тикшерүгә аерым игътибар бирегез. Газ исе килсә, бинаны кичекмәстән җилләтегез һәм 104 номеры буенча газ хезмәтен чакырыгыз.

-җылыткычларны төрле әйберләр белән капламагыз. 

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хәлдә ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләшегез. Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 яки 112 номерына шалтыратыгыз!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – сезнең иминлек һәм куркынычсызлык нигезе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International