Лаеш районының Сокуры авылында яңартылган почта бүлекчәсе эшен яңадан башлап җибәрде. Бүлек хәзер килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен уңайлырак. Анда яңа тәрәзәләр куелды, электр, су, җылылык кебек инженерлык челтәрләре алыштырылды. Бинада клиентлар өчен заманча җиһазлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы эш урыннары, видеокамера һәм кондиционер барлыкка килде. Офис аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен ачык: пандус, киңәйтелгән ишек уемы һәм хезмәткәрләрне чакыру төймәсе бар.
Почта бүлекчәсендә ремонт ясап кына калмадылар, ә бәлки зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә күрсәтә башладылар.