2025 елның 1 мартыннан юридик затларга документларны электрон рәвештә тапшырырга кирәк булу сәбәпле, Татарстан Росреестры кредит оешмаларында туган сорауларга җаваплар әзерләде. Банклардан килгән сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Эльмира Хасьянова җавап бирде.
Физик яисә юридик затлар банкта салынган күчемсез милек объектын саткан очракларда банктан теркәлү органына хокукның күчүенә һәм аның буенча йөкләмә бирүгә ризалык бирергә кирәк. Әлеге ризалык банк тарафыннан кәгазьдә әзерләнә һәм залог бирүчегә тапшырыла. Документларны Росреестрга электрон рәвештә тапшырганда проблема туа, чөнки теркәлү өчен кирәкле барлык документлар кешенең электрон цифрлы имзасы белән расланырга тиеш. Банкның әлеге ризалыкны килешүнең якларына, шул исәптән юридик затларга, КФҮтә кәгазьдә өстәмә документлар сыйфатында бирергә мөмкинме?
-Сату-алу килешүенең бер ягы булса да физик зат булса– мөмкин. Әгәр сату-алу шартнамәсенең яклары юридик затлар булса – юк (бу очракта залог тотучының ризалыгы залог тотучының вәкаләтле затының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән электрон документ рәвештә бирелә, шулай ук нотариат турындагы закон нигезләренең 103.8 статьясы тәртибендә әзерләнгән ризалык та тапшырылырга мөмкин).