
Кискен респиратор вирус инфекциясе яки грипптан соң барлыкка килгән катлауланулар еш кына авыруның үзеннән дә җитдирәк булырга мөмкин. Вирус инфекциясе аркасында көчсезләнгән организм һәрвакытта да бактериаль йогышлы авыруга каршы тора алмый. Бу турыда Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң киң таралган өзлегүләр синусит, гайморит, ангина һәм отит кебек колак һәм брын органнарга кагыла. Шулай ук сулыш органнары: трахеит, трахеобронхит, бронхит һәм үпкә ялкынсынуы барлыкка килергә мөмкин. Катлауланулар бөер ягыннан да килеп туу бар. Хәтта йөрәк-кан тамырлары системасы да вирус интоксикациясеннән зыян күрергә мөмкин, бу миокардит һәм перикардит рәвешендә күренә. Шул ук вакытта йөрәккә йөкләнеш бик зур.
Әгәр дә кабат температурагыз күтәрелсә, күкрәк авыртса, йөткерсәгез һәм авыр суласагыз, бу үпкә ялкынсынуы билгесе булырга мөмкин — кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итүне таләп итә торган җитди катлаулану.
Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясеннән соң катлауланулар барлыкка килү куркынычын киметү, шулай ук авыр, кайвакыт хроник авырулар барлыкка килүне булдырмау өчен гриппка каршы прививка ясатырга киңәш ителә. Вакцинация авырулар үсешен кисәтеп кенә калмый, бәлки аларның иң авыр формаларын җиңәргә дә ярдәм итә.