100 ГӘ ЯКЫН АЛАБУГАЛЫ ВАКАНСИЯЛӘР ЯРМИНКӘСЕНДӘ БУЛДЫ

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Алабуга районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге 30 октябрьдә «Барс» яшьләр үзәгендә зур вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Чара махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук эш эзләүче барлык шәһәр халкы өчен оештырылган иде.

Анда төрле тармаклардан 11 эш бирүче катнашты. Алар 207 вакансия тәкъдим итте: полиция, автомобиль йөртүче, эко-агарту буенча белгеч, инженер, юу җайланмасы операторы, комплектлаучы, кибет директоры, йөк төягеч йөртүче, программист һ. б.

Чара кысаларында консультацияләр бирелде, анда кадрлар хезмәте белгечләре резюме төзергә булыштылар, әңгәмә узу буенча киңәшләр һәм дәүләт программалары турында мәгълүмат бирделәр: яңадан укыту һәм квалификация күтәрү, үз эшләрен ачу һ. б.

Ярминкәгә 97 кеше килде, шуларның 4 се махсус хәрби операциядә катнашучылар. Чара җанлы һәм дустанә атмосферада узды. Күпләр әңгәмә уздылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International