«АЛАБУГА» АНСАМБЛЕ ЛУГАНСКТА «#МЫВМЕСТЕ» БӘЙРӘМ ЧАРАСЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Луганскта Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Алабуга» җыр һәм бию халык ансамбле чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге коллектив Халыклар бердәмлеге көненә багышланган зур бәйрәм концертында мәдәниятебезне тәкъдир итте.

Чара П.Луспекаев исемендәге Луганск академия рус драма театры сәхнәсендә узды һәм Луганск иҗат коллективларын, Россиянең тугандаш төбәкләреннән иҗат делегацияләрен берләштерде. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында чыгышының бернисә фотосы белән уртаклашты. Бу чыгыш мәдәни багланышларны һәм чын бердәмлек рухын ныгытуда тагын бер мөһим адым булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International