«ГАИЛӘ ЭНЕРГИЯСЕ» ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАБЫЗ

2025 елның 7 ноябре, җомга

Балалы гаиләләрне «Гаилә энергиясе» республика гаилә интеллектуаль фестивалендә катнашырга чакырабыз. Фестивальнең сайлап алу этабы Алабугада 2025 елның 8 ноябрендә узачак. Бер командада ким дигәндә 2 гаилә әгъзасы катнаша: ата-ана һәм 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге бала.

Фестиваль үз эченә ала:

- интеллектуаль уен буенча турнир

- балалар өчен мастер-класс

- чакырылган психологтан белем бирү лекциясе

- конкурслар һәм викториналар

Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң яхшы гаиләләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк 🎁

«Гаилә энергиясе» республика гаилә интеллектуаль фестиваленә теркәлү - https://forms.yandex.ru/u/68c46ec5068ff0826d09a184.

#Росмолодежь #Росмолодежьгрантлар #Энергиям2025

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International