10 НОЯБРЬДӘ «КҮРШЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КЫШКЫ СЕЗОНЫНДА КАТНАШУ БУЕНЧА ОНЛАЙН-КОНСУЛЬТАЦИЯ УЗАЧАК

2025 елның 7 ноябре, җомга

10 ноябрьдә «Күрше» фестиваленең кышкы сезонында катнашу буенча онлайн-консультация узачак.

Катнашуга тиҗәрәт булмаган оешмалар, муниципаль учреждениеләр вәкилләре, үзмәшгульләр, идарәче компанияләр, инициатив төркемнәр һәм эшләргә әзер булган һәркем чакырыла!

Консультациядә сөйләячәкләр:

- гаризаны ничек дөрес рәсмиләштерергә һәм проектны ничек имзаларга;

- бюджетны ничек төзергә һәм төп нәтиҗәләрне ничек күрсәтергә;

- хисап бирү өчен нинди документлар кирәк;

- финанслау турында нәрсә белергә кирәк.

Спикерлар:

— Зөлфия Сафина, СОНКО ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директоры;

- Светлана Салмина, СОНКО ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге башкарма директоры;

- Ольга Игошина, Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының баш хисапчысы;

- Данил Данилов, Тататрстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы.

Кайчан: 10 Ноябрь, сәг. 12: 00

Кайда: «Күрше» ВК төркемендә онлайн-трансляция

«Күрше» фестивале — Татарстанның иң халыкчан конкурсы. Республика халкы үз районында вакыйгалар үткәрү өчен 1 млн сумга кадәр акча ота ала. Барлык белешмәләр куршефест. рф сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International