
10 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр «Сиңа, яраткан Алабуга» арт-галереясе проекты кысаларында, шәһәр Мәдәният сарае «Яраткан Алабуга» күргәзмәсен тәкъдим итә.
Сезне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының сәнгать эшләре көтә. Борынгы Алабуганың матурлыгын һәм булачак осталар күзләре белән күргән тарихи киңлекләрен яңадан ачу өчен барыгызны да гаҗәеп сәнгать дөньясына чумарга чакырабыз.
Үткәрү урыны: «Иллюзион» кинотеатры.
Эш вакыты: 9.00 дән 21.00 гә кадәр.