ҮПКӘЛӘРНЕ БЕРГӘ САКЛЫЙБЫЗ!

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Алабуга район үзәк хастаханәсенең өлкәннәр поликлиникасы халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән агарту эшен актив дәвам итә. Бу инициатива кысаларында, медицина белгечләре сулыш системасы авыруларына, аерым алганда үпкә яман шешен профилактикалауга юнәлтелгән мөһим әңгәмәләр сериясен уздырдылар. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табиб-терапевт Рожкова Кристина Степановна җентекле әңгәмә үткәрде, анда үпкә авырулары турында сөйләде һәм аларны булдырмауның төп шарттларын ассызыклады, яман шешне профилактикалау чараларына аерым игътибар бирде. Аңа фельдшер Исламова Әлфия Шамил кызы да кушылды, ул шулай ук үпкә яман шешен профилактикалау ысулларына гына юнәлтелгән аерым очрашу үткәрде. 

Бу әңгәмәләрнең максаты – халыкның әлеге авыруларның җитдилеге турында хәбәрдарлыгын арттыру, хәвеф-хәтәрләр турында сөйләү һәм үпкәләрне саклауның гади, әмма нәтиҗәле ысулларына өйрәтү. Даими флюорография һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту – озын һәм сәламәт тормышка беренче адымнар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International