Ноябрьдә почтада кайнар сезон башлана. Кара җомгада сатулар, шулай ук «11.11» акциясе һәм бәйрәм алды ташламалары Татарстан Республикасына килә торган посылкалар күләмен арттырачак. Масштаблы интернет-сатулар алдыннан Россия Почтасы заказларны тиз һәм уңайлы алу турында искә төшерә.
Күзәтелә торган китерү
Трек-номер клиентка посылканың бөтен юлын күзәтергә һәм аның почта бүлегенә кайчан керәчәген тиз белергә мөмкинлек бирәчәк.
Электрон хәбәрләр
Татарстанда яшәүчеләр почта җибәрүләре турында электрон хәбәрләрне актив куллана. Бу сервис ярдәмендә кешеләр җибәрүләр турында алданрак белә һәм аларны бүлекләрдән тизрәк алып китә ала. Моннан тыш, электрон хәбәрләр кәгазьне экономияли.
Гади электрон имза
Бүген татарстанлылар посылкаларның һәм заказ хатларының 90% гадиләштерелгән тәртиптә алалар. 700 000 нән артык кеше гади электрон имза рәсмиләштергән һәм хәзер почта бүлекчәсендә посылкаларны паспортсыз һәм хәбәрнамәләр тутырмыйча алып китәләр.
Посылкаларны өйгә китерү
Төбәк халкы почта җибәрүләрен өйләренә китерү хезмәтеннән файдалана ала. Почтальон яки курьер посылканы анда күрсәтелгән адрес буенча илтәчәк. Клиент 31,5 кг га кадәр авырлыктагы посылканы китерергә заказ бирә ала. Җибәрүне 8-800-1-000-000 телефоны буенча, мобиль кушымтада яки Россия Почтасы сайтында рәсмиләштерергә мөмкин. Ел башыннан Татарстан халкы өйгә 5 000нән артык посылка китерергә заказ бирде.