
12 ноябрьдән Заманча этносәнгать музеенда " ТАСС тәрәзәләре. Җиңү сәнгате" тарихи-мәдәни агарту күргәзмәсе эшли башлый. Ул Мәскәү шәһәренең "Россиянең хәзерге заман тарихы дәүләт үзәк музее" тарафыннан тәкъдим ителә. " ТАСС тәрәзәләре. Җиңү сәнгате" – Советлар Союзының телеграф агентлыгы (ТАСС) чыгарган агитация-сәяси плакатлар сериясе. Аларны Бөек Ватан сугышының сурәтләү елъязмасы дип атарга була, алар бу вакыйгаларга шулкадәр төгәл һәм оператив җавап биргәннәр.
Күргәзмә эшли башлау датасы: 2025 елның 12 ноябре.
Күргәзмә эшен тәмамлау датасы: 2025 елның 14 декабре.
Эш режимы: көн саен сәг. 09.00 дән 18.00 гә кадәр төшке ашка тәнәфессез, ял көне – дүшәмбе.
Күргәзмәне уздыру урыны: Алабуга шәһәре, Татарстан Республикасы, Казан ур., 17а, Заманча этносәнгать музее.