
«Күрше» кышкы фестиваленә гаризаны 28 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Конкурс бергә аралашучы кешеләрне ишегалдын яки паркны бергә ял итә торган урынга әйләндерергә теләүчеләр өчен булдырылган.
Фестивальдә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу 18 яшьтән өлкәнрәк булган республиканың теләсә кайсы районында яшәүче актив кеше (үзмәшгуль физик затлар; идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, шәхси эшмәкәрләр һәм тиҗәрәт булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, фондлар һ.б.) һәм муниципаль бюджет учреждениеләре булырга мөмкин.
Үткәрү мәйданчыклары:
-күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләре, парклар, скверлар һәм --яр буйлары
Нинди чаралар тәкъдим итәргә була?
- кышкы спорт төрләрен үстерү
- йорт хайваннарына карата җаваплы мөнәсәбәт культурасын үстерү
- Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен үстерү
- гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм башка бик күпләр
Вакыйгаларны үткәрүгә 1 млн. сумга кадәр акча алачаксыз. Бу кышны чын-чынлап кызыклы һәм иҗади итегез!