ИШЕГАЛЛАРЫНДА ЧҮП-ЧАРНЫ ҖЫЕШТЫРУ ПРОБЛЕМАСЫН ХӘЛ ИТӘБЕЗ!

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Без Сезнең мөрәҗәгатьләрегезне күрәбез һәм ишегалларында һәм контейнер мәйданчыкларында чүп-чар җыелу уңаеннан борчылуларыгызны уртаклашабыз. Безнең барыбыз өчен дә мөһим бу мәсьәлә шәһәр хуҗалыгы буенча чираттагы киңәшмәдә каралды. 

Кызганычка каршы, кайбер алабугалылар көнкүреш калдыкларын теләсә кайда ташлый. Мондый гамәлләр калдыкларны рөхсәтсез ташлауга тиңләнә һәм, закон нигезендә, административ штрафларга китерә.

Чүплекләр һәм штрафлар булмасын өчен, гади кагыйдәләр турында искә төшерәбез:

- Каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигын төгәлләштерү өчен үзегезнең идарәче компаниягезгә мөрәҗәгать итегез.

- Чүпне җиһазландырылган контейнер мәйданчыкларына гына чыгарыгыз.

Шәһәребезнең чисталыгы һәркайсыбыздан башлана! 

📌Сезнең  өчен «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы биргән чүп-чарны чыгару графигын теркибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International