


ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы проект турында сөйлибез.
2025 ел нәтиҗәләре: 25 ишегалды яңартылган
2025 ел нәтиҗәләре буенча программа кысаларында 25 ишегалды төзекләндерелде, аларны кураторлар уңышлы кабул итте. Хәзер проект финиш сызыгына чыга: күпфатирлы йортлар буенча өлкәннәр һәм идарәче компанияләр вәкилләре тарафыннан төгәл схемаларга һәм спецификацияләргә кул куюны үз эченә алган проект документациясен тапшыруның финал стадиясе башланды.
2026 елга планнар: 13 ишегалдын төзекләндерүгә әзерләнәбез
Киләсе елда программа дәвам итәчәк. Якынча 13 ишегалдында төзекләндерү планлаштырыла. Эшләргә әзерлек инде башланган:
- 2025 елның октябрендә биредә яшәүчеләр белән башлангыч схемаларны тәкъдир итү һәм проектлар турында фикер алышу оештырылды
- хәзер күп фатирлы йортларның милекчеләре тавышларын җыю бара
- рәсмиләштерелгән барлык беркетмәләр «Бипиум» электрон документ әйләнеше системасына кертелә.