
ТР Мәдәният министрлыгы республика халкын онлайн-сораштыру аша үз фикерләре белән уртаклашырга чакыра. Сезнең җаваплар киләсе елда Министрлыкның төп максатларын һәм бурычларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Ничек катнашырга:
-Сылтама буенча күчегез һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнегез: vk.cc/8CbR4a. Моны «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша да эшләргә мөмкин.
- Җәмәгать фикерен анализлау нигезендә экспертлар һәм Иҗтимагый совет тарафыннан эшләнгән максатлар һәм бурычлар исемлеге белән танышыгыз.
Үзегезгә якын булган идеяләр өчен тавыш бирегез яки үз вариантларыгызны тәкъдим итегез.
Сезнең тавышлар 2026 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшенең иң мөһим 5-7 юнәлешен билгеләячәк. Тавыш бирү 4 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Кушылыгыз һәм республикабызның мәдәни тормышын үстерүгә үз өлешегезне кертегез!