«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР ТЕАТР КОЛЛЕКТИВЛАРЫ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ VII СЕЗОНЫНДА ҮЗ СӘЛӘТЕГЕЗНЕ КҮРСӘТҮ МӨМКИНЛЕГЕН КУЛДАН ЫЧКЫНДЫРМАГЫЗ

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

«Идел буе театры» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VII сезонында үз сәләтегезне күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Гариза бирү кампаниясе берничә көннән, 15 ноябрьдә тәмамланачак. Фестиваль белән танышырга һәм гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: vk.cc/cnfunF

Фестивальдә катнаша алалар:

- балалар театр коллективлары һәм студияләре (6 яшьтән 17 яшькә кадәр)

- яшьләр театр коллективлары һәм студияләре (18 яшьтән 35 яшькә кадәр)

Округ финалына 28 спектакль узачак – округның һәр төбәгеннән яшьләр һәм балалар коллективыннан берсе. Фестиваль лауреатларының исемнәре киләсе елның 27 мартында Ижауда, Бөтендөнья театр көнендә игълан ителәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, театр фестивале Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International