ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫҢ ПОЧТА БҮЛЕКЧӘЛӘРЕНДӘ ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ АРТТЫ

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанлыларның почта бүлекчәләрендә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү өчен мөмкинлекләре артты. Почта клиентлар агымы зур булган бүлекчәләрдә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зоналарының мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер, биредә урнаштырылган клиент компьютеры, принтер һәм үлчәүләр ярдәмендә хат яки посылканы мөстәкыйль рәсмиләштерү һәм җибәрү өчен түләү мөмкинлегеннән тыш, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү зонасында газета-журналларга язылырга, авыр посылканы илтеп җиткерү яки алу өчен курьерны өйгә чакырырга, абонент тармасын арендага алырга, онлайн-режимда открытка яки телеграмма җибәрергә, бастырып чыгарырга мөмкин.

Клиент компьютерында шәхси кабинет интерфейсы яңартылды. Дисплей яктырак, хәрефләр– эрерәк, ә күрсәтмә киңәшләр белән меню тагын да аңлаешлырак булды. Хатларны яки посылкаларны үлчәү өчен аерым экран-киңәш барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International